Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән котлый

Хөрмәтле Лениногорск муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, ветераннар!

 

 

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Сез гомерегезне мөһим һәм җаваплы эшкә - гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җәмәгать тәртибен, куркынычсызлык һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшкә багышладыгыз. Полициядә хезмәт итү авыр, куркыныч, әмма игелекле эш һәм сез һәрвакыт дәүләт һәм гражданнар алдында үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы итеп башкарасыз.

Россия полициясе көнендә эчке эшләр органнары ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Сез үз үрнәгегез белән яңа буын хокук сакчыларын иң яхшы традицияләрне саклап калуга һәм дәвам итүгә рухландырасыз.

Бу бәйрәм көнендә сезнең белән белән авырлыкларны бүлешүче туганнарыгызга, якыннарыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.

Чын күңелдән ветераннарга һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең барлык шәхси составына нык сәламәтлек, бәхет, хезмәттә, гражданлык һәм һөнәри бурычларны үтәгәндә уңышлар телим. Мәхәббәт, гаилә иминлеге, туганнар һәм якыннарыгыздан ярдәм һәм аңлау тоеп яшәгез.

Бәйрәм белән!

 

 

Лениногорск муниципаль районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Р.Г.Хөсәенов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев