Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры студентлар көне белән котлый

Хөрмәтле студентлар! Кадерле дуслар! Сезне Россия студентлары көне белән котлыйм.

Уку йортларында белем алу еллары – кеше тормышында иң матур вакыт. Нәкъ шул вакытта кешенең тормыш юлы билгеләнә, шәхси сыйфатлар формалаша.

Бүгенге көндә җәмгыять  эшләргә теләге булучыларга бик мохтаҗ. Без сезгә өметләнәбез, район, республика, ил үсешенә үз өлешегезне кертерсез, дип ышанып калабыз. Белемегез һәм максатчан булуыгыз сезгә югары квалификацияле белгечләр булырга ярдәм итәр, дип уйлыйм.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә – студентларга һәм педагогларга сәламәтлек, яңа уңышлар телим.

Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры, Рәгать Хөсәенов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев