Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы делегациясе Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышында катнашты

Лениногорскилылар Бөгелмәдә үткән Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышында катнашты.

 Делегацияне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова җитәкләде, Бөтеньдөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе рәисе  Миләүшә Идиятова, “Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Тәслимә Рафикова, нефть промышленносте ветераны Нәҗип Галимов, милли-мәдәни үзәк методисты Гөлнара Вагизова, шәхси эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин катнашты.

Стратегия эскизы белән танышырга 300гә якын кеше җыелды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев аудиториягә стратегия эскизын тәкъдим итте.

Бу - фикер алышуның өченче көне иде. Моңа кадәр Милли үсеш стратегиясенең эскизын Арчада һәм Нурлатта тәкъдим иттеләр. Алда тагы ике пленар утырыш - Яр Чаллы һәм Буа шәһәрләрендә көтелә.

фото:leninogorsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев