Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында демографик хәл начарланган

Бүген мэриянең утырышлар залында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе үтте.



Сессиядә беренче сорау – 2019 елга һәм 2020-2021 планлы чорга бюджет кабул итү. Әлеге сорау буенча “Финанс-бюджет палатасы” учреждениесе рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады.

Сессиядә күтәрелгән икенче мәсьәлә – муниципаль райондагы демографик ситуация. Доклад белән үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев чыгыш ясады.


“Татарстанстат рәсми мәгълүматларына караганда, 2018 ел башына Лениногорск муниципаль районында 82 мең 693 кеше исәпләнә. 11 ай эчендә 717  бала туган, 1 мең 121 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 228е – эшкә яраклы”, диде ул.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов райондагы демографик хәлгә борчылуын белдерде, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм табиб, мед персоналларның һөнәри компетенциясен арттырырга кушты.


Муниципаль район мэриясе матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X