Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында тимер юл аркылы чыгу урыннарының торышын комиссия белән тикшерделәр

Лениногорск муниципаль районы территориясендә өч тимер юл аркылы чыгу урыны файдаланыла, аларның берсе Лениногорск шәһәрендә, бу нулевой км. «Письмянка» тимер юл станциясе, районда ике: 13 км. Аккүл-Елань һәм 32 км Писмән-Ватан.

 

Елга ике тапкыр тимер юл аркылы чыгу урыннарын тикшерү үткәрелә. Тавыш сигнализациясенең төзеклегенә һәм техник торышына, юл аркылы чыгу урыннарын каплауга, шлагбаумнар, юл билгеләре булуга һәм күрүчәнлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. «Россия тимер юллары» ААҖ филиалы юл дистанциясе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре составындагы Комиссия барлык тимер юл кичүләренең торышын тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча актлар төзелде, алар җитешсезлекләрне бетерү өчен автомобиль һәм тимер юллар баланс тотучыларга җибәреләчәк. Тимер юл аркылы чыгу урыннарының торышы киләчәктә дә ЮХИДИ бүлекчәсе һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссия контролендә булачак.

http://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1579683.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев