Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында ялларда өч янгын чыга

Узган ял көннәрендә Лениногорск муниципаль районы территориясендә өч янгын булды, шуларның икесе- 23 һәм берсе 24 ноябрьгә туры килде.

 

 23 ноябрьдә 20 сәгать 54 мнутта 11 нче янгын сүндерү отрядына   Керкәле авылы, Заря урамы адресы буенча   шәхси мунчаның януы турында хәбәр килә.  Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  бөтен мунча һәм гараж түбәсен ялкын чолгап алган  була.  Гаражның эчке бинасына  ут таралу куркынычы  яный. Янгын мәйданы 70 м2 тәшкил итә.

 24 ноябрьдә 14 сәгать 50 минутта  11нче янгын сүндерү  отрядына Куакбаш авылы, Һади Такташ урамында  янгын турында хәбәр килә.  Янгын сүндерүчеләр килгәндә,  мунча ут эчендә була. Ут телләренең күршеләрдәге корылмаларга күчү куркынычы булмый.
Килеп чыккан янгыннарның беренчел сәбәбе - мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

 24 ноябрьдә 08 сәгатьтә 43 минутта 11 янгын сүндерү отрядына   Зеленая Роща авылы, Мингәрәев урамы, 10 йорт адресы буенча янгын турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, фатир тәрәзәләреннән һәм керү ишегендәге  баскыч мәйданчыгына төтен чыга. Янгын сүндерүче хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала. Фатирда кешеләр булмый, хуҗабикә башка шәхси хуҗалыкта терлек карау буенча эштә була. Балалары әбисендә кунакта булалар.

Янгынның беренчел сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Дамир Вильданов, янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев