Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск әти-әниләре БДИ тапшырды (ФОТОЛАР)

Бүген, 22 февральдә безнең муниципаль район "БДИны ата-аналар да тапшыра" акциясенә кушылды. Әти-әниләр рус теленнән имтихан тапшырды. Әлеге чара икенче ел рәттән районда үткәрелә. БДИ тапшыру урыны булып шәһәрнең 7нче мәктәбе сайланган. Сәгать ун тулганчы әти-әниләр килеп басты. Ун тулгач аларны металл детектор аша уздырып керттеләр. Аннан аудиториядә быелгы Бердәм...

Бүген, 22 февральдә безнең муниципаль район "БДИны ата-аналар да тапшыра" акциясенә кушылды.


Әти-әниләр рус теленнән имтихан тапшырды. Әлеге чара икенче ел рәттән районда үткәрелә. БДИ тапшыру урыны булып шәһәрнең 7нче мәктәбе сайланган. Сәгать ун тулганчы әти-әниләр килеп басты. Ун тулгач аларны металл детектор аша уздырып керттеләр.

Аннан аудиториядә быелгы Бердәм дәүләт имтиханнарының үзенчәлеге турында муниципаль координатор Римма Вәлиәхмәтова сөйләде.

Шуннан ике аудиториягә бүленеп, ата-аналар парта артына кереп урнашты. Бланкны ничек тутырырга, нәрсәгә игътибар итәргә икәнлеге турында оештыручылар җентекләп аңлатты.

Аңлату эшләреннән соң, әти-әниләр биремнәрне үтәүгә кереште. Рус теленнән беренче өлешне генә эшләделәр. Анда 25 бирем иде. Башкарып чыгарга 1 сәгать вакыт бирелде.

Имтихан тапшыручы ата-аналар арасында администрация, Мәгариф идарәсе вәкилләре бар иде.

Әти-әниләр әйтүенчә, биремнәр алар өчен катлаулырак булды, "ә көн саен мәктәптә тырышып укыган балалар өчен җиңелрәк булачак, алар һәрвакыт кагыйдәләрне өйрәнеп, кабатлап тора бит. Ә монда мәктәпне тәмамлаганга 20, 30 елдан артык вакыт узган, бу кагыйдәләр, хәтта терминнар да онытылган", ди алар.

Розалия Мостафина тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев