Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск урамнарыннан автойөреш узды (ФОТОЛАР)

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы һәм ДОСААФның 90 еллыгы уңаеннан автойөреш булып узды. Байраклар белән бизәләгән, биш машинадан торган колонна Лениногорск урамнары буйлап узганда, беркем дә битраф калмагандыр, мөгаен. Бу гади урам буйлап йөрү генә түгел иде. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, администрация вәкилләре җитәкчелегендәге делегацияне мәктәп укучылары каршы алып, рәхмәт белдереп, озатып...

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы һәм ДОСААФның 90 еллыгы уңаеннан автойөреш булып узды.

Байраклар белән бизәләгән, биш машинадан торган колонна Лениногорск урамнары буйлап узганда, беркем дә битраф калмагандыр, мөгаен. Бу гади урам буйлап йөрү генә түгел иде. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, администрация вәкилләре җитәкчелегендәге делегацияне мәктәп укучылары каршы алып, рәхмәт белдереп, озатып калды. "Ура, Җиңү язын алып килүчеләргә рәхмәт" , - ди алар.

Автойөреш Мәңгелек ут янында, сугышта һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде. Сугыш ветераннары бу көнне "Сугышлар булмасын, башка кабатланмасын", - дип теләде.

Чарада катнашучы мәктәп укучыларына, балалар бакчасыннан килгән нәниләргә тырышып укырга һәм әби-бабаларыбыз батырлыклыгын онытмаска, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автопробег