Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Үзәк китапханәсендә «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелде (+фотолар)

Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән «Нәүрүз» бәйрәме үткәрде.

Бәйрәмгә 11нче гимназия укучылары чакырылган иде. Укучыларга алып баручылар «Нәүрүз» бәйрәменең килеп чыгышы, тарихы, ничек узуы турында сөйләде. Алар белән кызыклы уеннар уйнады. Мәсәлән, кашыкка йомырка куеп йөгерү, «Көн белән төн», аркан тарту, чүлмәк вату. Укучылар барлык уеннарда да бик теләп катнашты. Араларында бу уеннар турында: "Бу уенны "Сабан туй"да уйнаган бар иде минем", — дип әйтеп куючылар да булды. 

Бәйрәмгә, шулай ук, Убырлы карчык белән Кыш бабай да килгән иде. Алар укучыларга төрле табышмаклар әйтте, милли орнаментлар төшерелгән пазлларны төзетте. 

Соңыннан, балаларны шатландырып бәйрәмнең хуҗасы Нәүрүзбикә килде. Ул да балаларга төрле уеннар әзерләп килгән иде. Укучылар әлеге бәйрәмнән  канәгать калып, күтәренке кәеф белән кайтып китте.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев