Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Лениногорск җылылык челтәрләрендә" иң яхшы слесарьлар эшли

Шушы көннәрдә "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте базасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте. Төрле шәһәрләрдәге 14 предприятиедән катнашучылар килгән иде, алар "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" исемен алу өчен көч сынашты. Аларның теорияне белүләрен тикшерделәр, һәркем эшләп күрсәтте, шулай ук катнашучыларның махсус киемнәре булу-булмавы да исәпкә алынды. Әлеге конкурста безнең шәһәр предприяиесеннән ике...

Шушы көннәрдә "Лениногорск җылылык челтәрләре" җәмгыяте базасында республикакүләм һөнәри осталык конкурсы үтте.

Төрле шәһәрләрдәге 14 предприятиедән катнашучылар килгән иде, алар "Иң яхшы слесарь-ремонтчы" исемен алу өчен көч сынашты. Аларның теорияне белүләрен тикшерделәр, һәркем эшләп күрсәтте, шулай ук катнашучыларның махсус киемнәре булу-булмавы да исәпкә алынды. Әлеге конкурста безнең шәһәр предприяиесеннән ике хезмәткәр катнашып, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җылылык челтәрләре җиһазларын ремонтлау буенча слесарь Александр Афанасьев җиңүче булды, ә котельный җиһазларын ремонтлаучы слесарь Николай Кондратьев икенче урын алды. Алар икесе дә "Лениногорск җылылык челтәрләре" предприятиесендә егерме еллап эшли. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев