Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ЗАГС бүлегендә юбилярларны хөрмәтләделәр (+фотолар)

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 50 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр һәм «Гаилә учагы«н Бөгелмә шәһәреннән килгән парга тапшырдылар.

Тантаналы кичәне Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миңнегалләмова ачты. Зал түрендә Иске Иштирәктән килгән Зөлхиҗә һәм Мансур Рәхимҗановлар гаиләсе белән Константин һәм Елена Лобановлар, Бөгелмә шәһәреннән килгән Владислар һәм Анна Гасановлар гаиләсенә урын бирелде.

Зөлхиҗә һәм Мансур Рәхимҗановларның бергә гомер итүләренә 50 ел тулып та киткән. Аларны башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова тәбрикләп: «Хөрмәтле Рәхимҗановлар гаиләсе, сезне район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм үземнең исеменнән алтын туегыз белән котлыйбыз. Бергә иңне-иңгә куеп бер пар, бер җан булып 50 ел гомер иткәнсез. Тормышыгызда төрле сынаулар да булгандыр, ләкин сез бирешмәгәнсез, бер-берегезгә терәк булып яшәгәнсез. Сезнең белән балаларыгыз да горурланадыр. Чөнки сезнең белән горурланмыйча мөмкин дә түгел. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, әле тагын күп еллар бергә яшәвегезне телибез», - диде. 

Рәхимҗановлар ЗАГС бүлегендә сакланучы Юбилярлар китабына үз имзаларын куйды.

Кичәгә чакырылган Константин һәм Елена Лобановлар турында сайтыбызда язган идек. Алар Бөгелмә шәһәреннән килгән Владислар һәм Анна Гасановлар гаиләсенә «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласын тапшырды. 

«Владислар һәм Анна Гасановлар 50 ел бергә гомер итә. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике малай һәм бер кыз. 6 оныклары бар. Владислар Гасанов намуслы хезмәт өчен күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталарына ия», - диде  Елена Яковлевна. 

Юбилярларны котларга якын туганнары да килгән иде. Барлык юбилярларны да алтын туйлары белән котлыйбыз. Аларга озын гомер, гаилә бәхете, әле тагын күп еллар бергә гомер итүләрен, балаларын, оныкларын куандырып яшәүләрен телибез. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев