Лениногорскида 300нче  бала туган
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 300нче бала туган

Лениногорскида яшәүче Ивановлар гаиләсе дүртенче тапкыр әти-әни булды.

Айсылу Марат кызы белән Евгений Ирек улы Ивановларның дүртенче балалары  – уллары Денис туды. Лениногорск шәһәрендә ел башыннан бирле балалар туып кына тора. Денис алар арасында 300нче бала. Шулай була күрсен дә, бала туу – өйгә шатлык һәм бәхет алып килә.

Ивановлар гаиләсен уллары туу белән Лениногорск ЗАГС бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Кадрия Хәлимова котлады һәм сабыйның тормышында иң беренче документ — туу турында таныклык тапшырды. 

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск ЗАГС бүлегенең ВКонтакте челтәреннән


Нет комментариев