Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 5 катлы йортта чыккан янгында 10 кешене коткарганнар

Лениногорскида бүген төнлә белән 5 катлы йортта янгын чыгып, 10 кешене, шул исәптән 2 баланы коткаралар. Бу хакта ГУ МЧС хәбәр итә. "Татар-информ" агентлыгы яза.

Бердәм коткару хезмәте телефонына төнлә 1.55 сәгатьтә  шәһәрнең Лермонтов урамында, 20нче йортта янгын турында хәбәр килә.

 Йортның беренче катындагы 2 бүлмәле фатирны ут чолгап алган була. 94 яшьлек фатир хуҗасы үзе урамга чыккан, ләкин чыгып җиткәч, подъезд ишеге алдында аңын югалта һәм егыла. "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре аны хастаханәгә илтә, әбигә баш мие селкенү диагнозы куялар.

66нчы һәм 11нче янгын сүндерү частьләрен йорт янында күршеләре каршылый, алар фатирда кеше юклыгын әйтәләр. Бу вакытта югары катта торучылар ярдәм сорап кычкыра. Янгын сүндерүчеләр төтенле подъезддан 10 кешене урамга чыгарырга булыша, шуның икесе - балалар, 3 кешене коткаручы маскасы кигезеп урамга алып чыгалар.

Янгын нәтиҗәсендә, йокы бүлмәсе тулысынча янган, залның бер өлешенә зыян килә. Янгынның гомуми мәйданы 18 квадрат метр.

Беренчел фаразлар буенча, янгын җиһазларны һәм  электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләр бозылу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

 

Подробнее: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/10/10/664991/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев