Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида азык-төлеккә дефицит дигән хәбәр дөреслеккә туры килми (фоторепортаж)

“Лениногорск азык-төлек кибетләрендә халык продуктларны күпләп ала, киштәләр буп-буш”, дигән хәбәргә ачыклык кертү йөзеннән, шәһәрдәге берничә кибеттә булдык.


Тынычланыгыз, азык-төлеккә бернинди дефицит юк, киштәләрдә продуктлар бик күп. Халык арасында коткы гына таралган. Андый куркыныч нәрсә күрмәдек. Чиратлар да озын түгел.  Ярмалар киштәсе бушрак тора.

Лениногорскилы Фәния ханым Галиева әйтүенчә, халык бу паниканы үзе тудыра.
-    Бәлки, ачлык заманнарын күргән, шулай ук совет чоры кешеләре күпләп сатып аладыр. Ләкин дөрес фикер йөртеп, уйлап эш итә белгән замана кешесенә мондый хәбәрләргә ышанырга кирәкми, паникага бирелергә тиеш түгел. Күпләп алуны кирәк дип тапмыйм, - ди Фәния апа.

Сатучылар да кибетләрдә ажиотаж тудырырлык хәл юк, продуктларга кытлык юк диләр.
Кибет директоры Людмила Владимирова әйтүенчә, товарлар бар, җитәрлек. “Халык кына паника тудыра. Күпләп алалар да, без киштәгә куеп өлгермибез. Аннан киштә буш кебек тора. Менә әле машина килде, хәзер бушата, аннан куябыз киштәләргә”, - ди директор.

 Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада халыкны ике ай азык-төлек белән тәэмин итәрлек запас бар.
Кичке якта  киштәләр бушый. Бу аңлашыла да, чөнки халык кибеткә кич белән эштән кайтышлый керә. Әмма иртәнгә киштәләр кабат тутырыла.

 

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев