Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида берәүнең велосипедын урлаганнар

Эчке эшләр бүлегенә 37 яшьлек лениногорскилы ханым мөрәҗәгать итә. Аның сөйләвенчә, Спортивная урамындагы тулай торакның гомуми кулланылышындагы урыныннан велосипедны урлаганнар.


Китерелгән зыянның күләме 5 мең сум дип бәяли мөрәҗәгать итүче.


Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре велосипедларны подъездда, коридорларда, кибет яннарында, урамда калдырмаска киңәш итә.


Велосипедчылар үз “тимер атларының” рам номерын белергә яисә үзләре берәр маркировка ясап куйсыннар. Урлап киткән очракта ул да табырга ярдәм  итәргә мөмкин. 

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев