Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның ике ветераны юбилее уңаеннан котлау кабул итте (фотолар)

Лениногорскида яшәүче сугыш ветераны Йосыф Җиһангир улы Ситдыйковны юбилее белән котларга дип кунаклар килде. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Кырык өч ел "Татнефть-УРС" җәмгыятендә көч куйган, рульне оста йөрткән шоферны эш урыныннан да котладылар. Хөрмәт яулап, җитмеш...

Лениногорскида яшәүче сугыш ветераны Йосыф Җиһангир улы Ситдыйковны юбилее белән котларга дип кунаклар килде.

Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

Кырык өч ел "Татнефть-УРС" җәмгыятендә көч куйган, рульне оста йөрткән шоферны эш урыныннан да котладылар. Хөрмәт яулап, җитмеш яшендә лаеклы ялга киткән Йосыф бабайны бүген дә онытмыйлар, бер кочак бүләк-күчтәнәч белән килгәннәр.

Юбилярның балалары: улы Ильгизәр, кызлары Фәния, Флюра һәм оныгы Виктория дә әтиләрен кадерләп кенә тота.

- Туксан яшемә килеп җитәрмен дип башыма да китермәдем. Бу язгы иртәдә уянып, шулхәтле гомер яшәдем микән дип уйландым. Яз җиткәч, табигать белән күңелләр дә яшәреп киткәндәй була, туксан яшемдә дә үз-үземне йөртә алуыма сөенәм, - ди сугыш ветераны.

Шулай ук бу көнне лениногорскилы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Евдокия Ивановна Ермошкина да үзенең 95 яшен тутырды. Шәһәребезнең 3 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыткан Евдокия Ивановна да котлау һәм бүләкләр кабул итте.

Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев