Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Чернобыль вакыйгасына багышланган митинг узды (фотолар)

Лениногорскида Чернобыль вакыйгасында катнашкан якташларыбызны искә алу хөрмәтенә митинг узды.

Чернобыль вакыйгасына быел 38 ел тулды. Митингка чернобыльчылар белән бергә, шулай ук, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары да килгән иде. 
Аларның барысына да шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сәламәтлек теләде һәм Чернобыльда булган вакыйгаларга тукталды. 

«38 ел элек булган бу вакыйгадан миллионлаган халык зыян күрде. Әлеге вакыйга тарихыбызда иң авыр вакыйга булып истә калачак. Татарстаннан гына анда 300 меңнән артык кеше катнашкан. Алар арасында лениногорскилылар да булган. Кызганыч, бүгенге көндә күбесе юк инде. Безнең бурыч, бүгенге көндә исән-сау булган чернобыльчыларны хөрмәт итү. Район башлыгы исеменнән дә сезгә рәхмәт сүзләре җиткерәм», — диде ул. 

Чернобыль вакыйгаларында катнашкан Ирик Андреевич Петров та истәлекләре белән уртаклашты. 

«Чернобыль вакыйгаларында катнашканчы запаста булган хәрби идем. Зыян күргән Чернобыльда машина йөртүче шофер булдым, объектларга йөрдем. Яраланган, зыян күргәннәрне әлеге зонадан чыгарган өчен медаль дә бирелде үземә. Хәтеремдә, Лениногорскидан 200дән артык кешене чакырдылар. Аларның күбесе дәүләт бүләгенә ия булса, кайсылары „Батырлык ордены“ кавалеры, медальләр иясе. Бүгенге көндә нибары 25кә якын кеше генә калды. Аралашып, күрешеп торабыз», — дип уртаклашты. 

Техникум студенты Роман Смальков, мәсәлән, «Без бүгенге көнебез, тыныч күгебез өчен ул елдагы вакыйгаларда катнашкан лениногорскилыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, аларның батырлыгы мәңге күңелләребездә калыр. Кызганыч, бүгенге көндә аларның күбесе юк. Теләгем шул, андый вакыйгалар башка кабатланмасын иде», — дип үз фикереп әйтте. 

Митинг барышында Чернобыль вакыйгаларында һәлак булган лениногорскилыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Соңыннан, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. 

Рамия Гарифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев