Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ирле-хатынлы агуланган

Лениногорскиның Шашин урамындагы йортта яшәүче ирле-хатынлы кичке аш ашап утырганда, үзләрен начар хис итә башлыйлар. Тиз арада коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Ир белән хатынны караганда ашыгыч ярдәм фельдшеры да үзен начар хис итә башлый һәм тизрәк урамга чыгып китәргә мәҗбүр була. Бүтән бригаданы чакырталар. Ир белән хатынның нәрсә белән...

Лениногорскиның Шашин урамындагы йортта яшәүче ирле-хатынлы кичке аш ашап утырганда, үзләрен начар хис итә башлыйлар.


Тиз арада коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм чакырталар. Ир белән хатынны караганда ашыгыч ярдәм фельдшеры да үзен начар хис итә башлый һәм тизрәк урамга чыгып китәргә мәҗбүр була. Бүтән бригаданы чакырталар. Ир белән хатынның нәрсә белән агулануы билгесез, чөнки шунда ук килгән газ хезмәте дә газ чыгып ятуын ачыкламый.

28 һәм 29 яшлек ирле-хатынлыны хастаханәгә алып китәләр, тик алар хәлләре яхшыруын әйтеп госпитальләштерүдән баш тарталар. Агулануның сәбәпләрен ачыклау дәвам итә.
http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/18/528550/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев