Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Китапханә төне» («Библионочь — 2024») үтте (+фотолар)

Лениногорскиның Г. Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә ел саен үткәрелә торган «Китапханә төне» («Библионочь-2024») Бөтенроссия акциясе узды.

Әлеге акция кызыклы чаралар, мавыктыргыч мастер-класслар, әдәби викториналар һәм яраткан авторлар, мәсәлән, шагыйрь-шагыйрәләр, җырчылар, язучылар белән очрашулардан тора.

Чара квест-уены белән башланды. Китап сөючеләрне һәр бүлектә яраткан әсәрләреннән кызыклы биремнәр һәм сынаулар тәкъдим итүче персонаж каршы алды.

«Китаптан театрга» театр рәсемнәре яшь тамашачыларны театрның искиткеч дөньясына чумарга чакырды. Балаларны күңелле биремнәр көтте: пантомима, викторина һәм буффонадта уйнап, үзләрен актер итеп сынап карау өчен уникаль мөмкинлек булды.

КВНда, катнашучылар юмор һәм әдәбиятта осталыкларын күрсәтте.

Чараның иң күңелле мизгелләренең берсе — Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, күренекле яшь шагыйрә, Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе, Болгар радиосы «Милли музыка» премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, җырчы, композитор Людмила Аланлы белән очрашу иде.

Людмила Аланлы — лирик шагыйрә, бүгенге көндә өч мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы авторы. Ул җыр текстлары иҗат итә, автор-башкаручы буларак та бик популяр. Людмила Аланлы халкыбызның мәдәниятен, музыкасын, шигъриятен үстерүгә зур өлеш кертә. Очрашуда язучының тормыш юлы, иҗаты, дөнья күргән шигъри әсәрләре турында сүз барды, шигырьләре, ул иҗат иткән җырлар яңгырады.

Автор киләчәккә планнары белән уртаклашты. Шулай ук Л. Аланлының иҗатташ дуслары, гомумән аның иҗатын хөрмәт итүчеләр чыгыш ясады. Әлеге очрашуга Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студентлары һәм әдәбият сөючеләр килгән иде.

Без аның иҗаты белән чын мәгънәсендә горурланабыз. Киләчәктә ныклы сәламәтлек, яңа иҗат үрләре теләп калабыз.

«Тормышны юмор белән» әдәби этюд өлешендә язучы Юрий Бормотов белән таныштырды. Юрий Сергеевич үзенең әдәби юлы, авырлыкларны җиңү һәм илһам чыганагы турында сөйләде.

Шулай ук китапханә фойесында «язгы күбәләкләр», «Винтаж тауматроплар» мастер-класслары узды. 

Мәгълүмат Рамия Гарифуллина һәм Лениногорск Үзәк китапханә сайтыннан

Фото авторы Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев