Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида коммерцияле булмаган оешмаларны үстерү буенча түгәрәк өстәл узды

“Дари добро” иҗтимагый оешмасында “Социаль проектлау, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге һәм социаль проектларга ярдәм чаралары” темасына түгәрәк өстәл узды. Чарада Лениногорскиның социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары вәкилләре катнашты.

 

Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов ачты, ул Үзәкнең социаль юнәлешле оешмаларга мәгълүмати ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук аларга файдалы мәгълүмат ресурслары да әйтелде.

Җирле территориаль иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре түгәрәк өстәлдә үзләренең практик эшчәнлекләрен сөйләделәр. Бу катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирде. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар очраша торган проблемалар да яңгырады.


Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев