Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Россия Конституциясе көнендә яшь лениногорскилыларга паспорт тапшырдылар

Шәһәрнең Никахлашу сараенда Россия Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык чакырылган кешеләрне әлеге дата белән тәбрикләде. Сәламәтлек, тынычлык, уңышлар теләде.
Бәйрәмдә Лениногорск эчке эшләр бүлеге начальнигы Рөстәм Ибраһимов, прокурор ярдәмчесе Рушан Бикбов, Лениногорскида Кеше хокуклары буенча уполномоченный Людмила Наумова, район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе Елена Ефременкова, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Рәгать хөсәенов шәһәр һәм районның яшьләр оешмасының талантлы 15 балага исемле стипендия тапшырды. Аннан паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия гражданины исеменә шәһәр һәм райондагы 23 егет һәм кыз лаек булды.
Бәйрәм концерт номерлары белән дәвам итте.

фото:http://leninogorsk.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X