Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида шагыйрь Әнвәр Шәриповның юбилей кичәсе узды (фотолар)

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә шагыйрь, әдәбият галиме, профессор Әнвәр Шәрипов үзенең юбилей кичәсен лениногорскилылар, әдәбият сөючеләр белән бергә үткәрде. Әнвәр Шәрипов Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туса да, дүртенче сыйныфтан соң, аларның гаиләсе безнең районга, Зәй-Каратай авылына күченеп килә. Шунлыктан ул ике районны да якын күрә, кадерле, газиз урыннар аңа. Хәзерге вакытта...

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә шагыйрь, әдәбият галиме, профессор Әнвәр Шәрипов үзенең юбилей кичәсен лениногорскилылар, әдәбият сөючеләр белән бергә үткәрде.


Әнвәр Шәрипов Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туса да, дүртенче сыйныфтан соң, аларның гаиләсе безнең районга, Зәй-Каратай авылына күченеп килә. Шунлыктан ул ике районны да якын күрә, кадерле, газиз урыннар аңа. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Шагыйрьне юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова килде. Ул Рәгать Хөсәенов исеменнән котлау җиткерде, Мактау грамотасы тапшырды. Шулай ук "Чишмә" берләшмәсе җитәкчесе Рәсим Хәбибулла, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, Р. Шиһап исемендәге театр режиссеры Мәдинә Сафиуллина, ветеран-укытучы Рәйсә Фәтхуллина, композитор Фәйзи Хөснуллин һәм башкалар юбилярны котлады, матур, җылы теләкләрен җиткерде.

11нче гимназиядән Эльвира Рәхмәтуллина шагыйрьнең шигырен сәнгатьле итеп сөйләде, шулай ук аны әзерләгән Зөмәрә Шәрәпова да безгә-укытучыларга туры килеп тора дип, ноутбук турындагы шигырен укыды.

Алып баручы Тәслимә Рәфыйкова үтемле тавышы белән килгән кунакларны, тамашачыларны Әнвәр Шәриповның иҗат юлы белән таныштырды. Кичә җыр-моң белән үрелеп барды.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әнвәр шәрипов