Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида "Татарстан, Россия, чит ил белем бирү учреждениеләрендә шахмат" Халыкара фәнни-практик конференция уза (фотолар)

Бүген, 21 октябрьдә Лениногорскида шахмат буенча халыкара фәнни-практик конференция үз эшен башлады.

Безнең шәһәрдә  "Татарстан, Россия, чит ил белем бирү учреждениеләрендә шахмат" III Халыкара фәнни-практик конференция уза.

Ул ике көн дәвам итәчәк. Бүген тантаналы ачылыш өлеше булды. Безгә Германия, Франциядән кунаклар килде. Шулай ук тәҗрибә алмашу өчен Россия төбәкләреннән дә катнашалар.

Мәдәният сараенда халыкара программа кысаларында укучылар арасында  "Дуслык өчен шахмат" дигән шахмат турниры узды. Тантаналы өлештә кунакларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде.

Конференция кысаларында 11нче гимназиядә ачык дәресләр, дискуссия мәйданчыклары, түгәрәк өстәлләр үткәрү күздә тотыла.

 

Тулырак "Заман сулышы"нда җомга санында укый аласыз.

Розалия Мостафина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X