Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Тимер атлар” узышты (+ фото һәм видео)

Татарстанның көньяк-көнчыгышы алтынчы Кубогының бишенче республика ДОСААФ Кубогы этабына, Азнакай, Баулы, Лениногорск, Яр Чаллы, Сарман, Башкортстанның Бирск шәһәреннән, Октябрский, Уфа, Туймазы, Алабуга, Урыссудан – барлыгы 109 картингчы килгән иде.

Картинг автомашиналары моторларының егәрлелеге буенча төрле классларга бүленә.  Бу юлы  картингчылар тугыз төрле: Кадет, Милли Юниор, Милли, Ротакс Макс, Ротакс Макс Юниор, Чезет, Мини, Хонда А, Хонда Б классларында ярыштылар.

Лениногорск картинг клубы тренеры Станислав Гамза сүзләренә караганда, кече яшьтәге балалар узыша торган картларның моторы, әлбәттә, гадирәк. Карта-кузовсыз гади узыш автомобиле булса да,  Суперкарт классындагы  машинаның тизлеге мөмкин 260 километр сәгатькә кадәр җитәргә мөмкин. Шуңа күрә гади генә булса да, әлеге машинага утырып, зур узышларга чыкканчы күп нәрсәгә өйрәнергә, төшенергә кирәк.

Ярышлар ничек кенә озак дәвам итмәсен, тамашачылар шулай да җиңүчеләрне бүләкләү мизгелен көттеләр.  Һәрбер класстагы җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Команда зачетында җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар һәм грамоталар тапшырылды. Лениногорск картингчылары бу бик җитди бәйгедә уңышлы чыгыш ясадылар, Кадет  класслы картингта Риналь Исмәгыйлев 2 урынны алуга иреште. Тренерлар арасында да узышлар булды, яшь картингчыларның тренеры Станислав Гамза үзе дә сынатмады. Бәйгенең көмеш призеры булды.

Ярышлар төгәлләнеп, “тимер атлар” моторларын суыткан арада, бәйгедә катнашучылар, үзләре өчен махсус оештырылган  кыр күхнясында тамак та ялгадылар, ә иң мөһиме: һәркем бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке кәеф һәм алдагы җиңүләргә этәргеч алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: картинг лениногорск картинг картинг в лениногорске