Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары ЗАГСта экскурсиядә булды

Халыкара гаилә көне алдыннан  Лениногорск ЗАГС бүлегендә 2 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары экскурсиядә булды.

Очрашуның темасы - яшь гаиләләрдәге проблемалар, тулы булмаган гаиләләр һәм аерылышу очраклары иде. Бүлек җитәкчесе Елена Миннигаләмова гаиләдә бер-береңә булган мөнәсәбәтләрне, яшьләрнең бала табуга карашын пропагандалауның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген искәртеп узды, чөнки кешегә һәм әйләнә-тирәгә мөнәсәбәт нәкъ менә шул гаиләдә генә тәрбияләнә.

Очрашу диалог формасында узды, укучыларның барысы да әңгәмәдә бик актив катнашты. Ахырда кунаклар бүлек хезмәткәрләренә мондый очрашуларның кабат булуына өмет итеп, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

фото ЗАГС тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев