Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хатын-кыз наркотик матдә саклаган өчен хөкем ителде

Лениногорск суды күп күләмдә наркотиклар сатып алып, үзендә саклаган Башкортостан кешесенә карата хөкем карары чыгарды.

38 яшьлек күп балалы хатын-кыз, РФ Җинаять Кодексы 228 нче маддәсенең 2 нче өлеше- наркотик матдәләрне күп күләмдә сатып алып, башкаларга тарату максатын күз алдында тотмый гына, үзендә саклауда гаепле дип табылды. 

Наркотик матдәләрне гаепләнүче С. интернет кибет аша заказ биреп кайтарткан. Лениногорск эчке эшләр хезмәткәрләре кулына килеп капканчы, аларны үзендә саклаган.

Хокук сагында торучылар аңарда 1,81 грамм N -метилэфедрон, гади телдә «тоз» дип аталган наркотик матдә табып алган. Суд каршына килеп баскач, хатын-кыз үз гаебен тулысы белән таныган.

Наркотиклар белән тотылган С. ның тәрбиясендә биш бала бар. Аларның дүртесе — балигъ булмаган яшьтәгеләр. Хөкем карары чыгарганда, суд, билгеле, бу фактны исәпкә алмый калмады.

Шулай ук, С. ның эш белән тәэмин ителгән булуы һәм хезмәт урынында яхшы яктан характерлануы да, суд карарын йомшартуга йогынты ясады. Гаепләнүче 2 ел сынау вакыты белән, 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Ә мобиль телефоны, җинаять кылу чарасы буларак, дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев