Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида янгын йортның веранда түшәмендә килеп чыга

5 июнь көнне кичке сәгать сигез тулганда Лениногорскиның 66нчы янгын сүндерү бүлегенең элемтә пунктына шәһәрнең Свободы урамы, 70нче йорт адресы буенча шәхси йортның януы турындагы хәбәр килеп ирешә.

 

Янгын бүрәнәдән корылган бер катлы, верандасы булган, газ һәм электр кергән йортта чыга. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган хуҗалар йортта кеше булмавын, тиз кабынып китүчән һәм яна торган сыеклыклар балоннары сакланмавы турында хәбәр итәләр.
Ачыкланганча, янгын веранда түшәмендә килеп чыга, ул якынча  2х2 метр мәйданны били. Утның күрше биналарга күчү куркынычы күзәтелмәгән.

Янгын килеп чыгуның сәбәбе электр җиһазларын эксплуатацияләүдә төзелеш кагыйдәләрен бозу дип фаразлана.

 

Профилактик эш һәм күзәтчелек бүлеге өлкән инспекторы Дамир Вильданов

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев