Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшүсмерләргә алкоголь сатканнар

Лениногорск шәһәренең кайбер кибетләрендә яшүсмерләргә алкоголь продукциясен сату очраклары теркәлде.

 


Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм Дәүләт алкоголь инспекциясененең Әлмәт бүлеге тарафыннан үткәрелгән тикшерү рейды вакытында ике тапкыр  балигъ булмаганнарга  алкоголь продукциясен сату очрагы теркәлде.
Иң зур кибетнең берсендә 2005 елгы балигъ булмаган балага ”Мистер Лис яблочный сидр” сатыла,  ә башка  кибеттә сатучы яшүсмергә сыра сата.
Ике очрак буенча да беркетмәләр төзелде.  Бу факт буенча гражданнарга утыз меңнән илле меңгә; юридик затларга өч йөз меңнән-биш йөз меңгә кадәр  административ штраф каралган.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт органы

Фото: Әлмәт органы тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев