Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан Гыйззәтуллинар гаиләсе “Нечкәбил” конкурсының зона этабында катнашты (ФОТОлар)

“Нечкәбил-2018” конкурсының икенче туры Яңа Чишмәдә узды. Барысы конкурста 42 гаилә катнаша, бу көнне 10 гаилә көч сынашты. Шулар арасында бездән Регина Гыйззәтуллина, гаиләсе бар иде.

- Конкурс бик матур булды, ошады безгә. Чыгышыбызда онытылып барган “Яулык бәйрәмен” күрсәттек. Бүләккә дип барлык жюри агьзаларына да кулдан чигелгән кулъяулыклар әзерләгән идек, аларны тараттык, - ди Регина Гыйззатуллина.

Регина һәм Раиль чыгышында шәһәрдәшләребез Зөмәрә Шәрәпова, Ләйсән Рахманова, Рамиль Габитов ярдәм итте.

Гыйззәтуллиннар гаиләсенең чыгышы жюри әгъзаларына да ошаган, алар өч номинациядә жинүгә ирешкән:“Ватаным-Татарстан” фотоконкурсында (Интернетта тавыш биреп) ,“Минем әни” балалар арасында рәсем конкурсы, ”Халык бәйрәме” номинациясендә.

22 сентябрь көнне  финалга узучыларның исемнәре билгеле булачак. Анда җиңү яулаган 10 гаилә финалда катнашачак, 24 ноябрьдә - Әниләр көне уңаеннан Казанга барачаклар.

фото: Ләйсән Рахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев