Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига килгән циркның артистлары киткән, хайваннар калган(фотолар)

Яңа ел ялларында шәһәребезгә килгән цирк тирәсендә әллә нинди сәер хәлләр булып алды: тамашалар күрсәтелмәде, социаль челтәрләрдә һәм халык арасында төрле хәбәрләр таралды. Без моңа ачыклык кертергә булдык. Мәскәү циркы "Юбилейный"паркы тирәсендә урнашып, 30 декабрьдән 4 гыйнваргача акробат, жонглер, гимнастлар, клоун һәм төрле хайваннар катнашында тамаша күрсәтергә тиеш иде. Ял...

Яңа ел ялларында шәһәребезгә килгән цирк тирәсендә әллә нинди сәер хәлләр булып алды: тамашалар күрсәтелмәде, социаль челтәрләрдә һәм халык арасында төрле хәбәрләр таралды.
Без моңа ачыклык кертергә булдык.
Мәскәү циркы "Юбилейный"паркы тирәсендә урнашып, 30 декабрьдән 4 гыйнваргача акробат, жонглер, гимнастлар, клоун һәм төрле хайваннар катнашында тамаша күрсәтергә тиеш иде. Ял көннәре, мәктәптә куникуллар вакытында балалар өчен дә, олылар өчен дә барыр бер урын булып торачак иде ул. Тик баштан гастрольләрнең күчерелүе, аннан бөтенләй булмаячагы билгеле булды. Ә Яңа елның беренче көннәрендә социаль челтәрләрдә бер-бер артлы әлеге цирк белән бәйле хәбәрләр чыга башлады. Имеш, цирк урнашкан җиргә электр бирмәү аркасында андагы хайваннар туңып үлә икән һәм моңа җирле хакимият вәкиле гаепле. Аннан цирк таркалган, артистлары шактый вакыт хезмәт хакы алмау сәбәпле, аны ташлап киткән, дигән мәгълүмат чыкты. Шунысы факт, билгеләнгән вакытларда тамаша булмады. Күршем 4 гыйнварда улы белән цирк карап кайтабыз әле, дип җыенып чыгып киткән җиреннән бик тиз кире әйләнеп кайтты. Күчергәннәр, соңрак буласы икән, дип аңлатты, тик соңрак та булмады ул.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Ялаков бу күренешкә менә ничек аңлатма бирде:
-Халыкның бәйрәм көннәрендә кызыклы тамашалар күрсәтергә соравын искә алып, район җитәкчелеге әлеге циркка гастрольләр үткәрергә рөхсәт бирде. Тик цирк җитәкчелеге безнең белән килештермичә һәм сәбәпсез гастрольләрне өзде. Нәтиҗәдә, үз хезмәткәрләре һәм андагы хайваннар өчен уңайсызлык тудырды.
Аның сүзләреннән аңлашылганча, цирк җитәкчелеге һәм артистлары, чыннан да, шәһәрдән китеп барган. Ә тамашада чыгыш ясаучы хайваннар һәм аларны караучы торып калган. Хәзерге вакытта башкарма комитет инициативасы белән цирк хайваннары районның ветеринар хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән, аларны ашату оештырылган. Ринат Наилевич аңлатып үткәнчә, цирк урнашкан җирдә электр энергиясе 2 гыйнварда бары 40 минутка гына өзелеп торган. Барлык хайваннар да исән, электр өзелеп торуның нәтиҗәләре булмады, ди ул.
Без, җирле матбугат хезмәткәрләре, бәйрәмнәрдән соң цирк урнашкан урында булып кайттык. Андагы шатер алынган, өч вагон калган: берсендә хайваннар һәм аларны караучы дрессировщица Светлана Волкова яши. Ул 41 ел цирк өлкәсендә эшли икән инде.
-Әлегә мин билгесезлектә калдым. Алга таба нәрсә булыр - белмим. Әлеге цирк белән күптән түгел - ноябрь аенда гына хезмәттәшлек итә башлаган идем. Хәзер башка эш эзләргә туры килә инде, - ди.
Ярдәм итүчеләр бар икән үзе. Мәсәлән, без барганда, шәһәребездәге этләр клубы җитәкчесе Мансур Гыйльморатов азык-төлек алып килгән иде.
- Сездә халык бик шәфкатьле икән. Хайваннарга ашарга китерәләр. Җирле халыкка рәхмәтемне җиткерәм. Менә Мансур Гыйльморатов та нык ярдәм итә, хәлне белешеп тора, азык китерә, - ди Светлана ханым.
Ә хайваннар монда өч дистәдән артык: маймыл, эт - песиләр, дуңгыз, енот, бурсык, дикобраз, 1 яшьлек аю бар. Светлана ханым әйтүенчә, хәзерге вакытта ит ризыклары һәм җиләк-җимеш, яшелчәгә ихтыяҗ зур. Хайваннары бераз иркәрәк тә әле, мәсәлән, кәбестә ашамыйлар, алма, банан, виноградны яраталар, ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: цирк Лениногорск