Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Антонина Коротковага истәлек билгесе тапшырдылар

Лениногорскилы Бөек Ватан сугышы ветераны Антонина Коротковага “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесе тапшырылды.


Бу якшәмбедә илебез халкы данлы Ленинградны сак¬лап калу өчен көрәшкән Ватан сакчыларын һәм камалышта калган шәһәрдә яшәүчеләрне искә алды. 27 гыйнвар көнне Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулды.

Шул уңайдан бүген  Бөек Ватан сугышы ветераны  Антонина  Коротковага “Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 75 еллыгы хөрмәтенә” дигән истәлек билгесен тапшырдылар. Аны әлеге вакыйга уңаеннан котларга дип Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Владимир Друк һәм Антонина ханым эшләгән “Лениногорскнефть” идарәсеннән вәкилләр килгән иде.

-    Иң мөһиме – халкыбызның Бөек Ватан сугышында җиңүенә күпме генә еллар узса да, тыныч күк йөзе өчен бабаларыбызга булган рәхмәт аларның онык-оныкчыклары йөрәгендә яши, - дип белдерде алар.

Ул вакыйгаларның дәһшәте турында камалышта калган шәһәрдәшләребез Радия Гәрәева,  Хамат Хөсәенов, Валентина  Вельмезева һәм   Вера Вуколова  бик ачык хәтерли. Алар да шундый истәлек билгесенә ия булды.

Зилә Мөдәррисова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев