Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Лидия Ивановна Лысовага 90 яшь тулды

Шушы көннәрдә сугыш ветераны, Тыл хезмәтчәне Лидия Ивановна Лысова үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Тумышы белән юбиляр Әлмәт районыннан. Безнең шәһәргә 1954 елны килеп урнаша. Гомерен балалар укытуга багышлый. 4нче, 5нче мәктәпләрдә укыта, пенсия алдыннан Балалар йортында эшли. Укучылары Лидия әбине онытмыйлар, әле дә килеп, хәл белеп торалар. - Озын...

Шушы көннәрдә сугыш ветераны, Тыл хезмәтчәне Лидия Ивановна Лысова үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.

Тумышы белән юбиляр Әлмәт районыннан. Безнең шәһәргә 1954 елны килеп урнаша. Гомерен балалар укытуга багышлый. 4нче, 5нче мәктәпләрдә укыта, пенсия алдыннан Балалар йортында эшли.
Укучылары Лидия әбине онытмыйлар, әле дә килеп, хәл белеп торалар.
- Озын гомерле булуның сере - тормышны һәм кешеләрне сөюдә, - ди юбиляр.
Лидия Ивановнаны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары җыелган, Балалар йорты директоры Раушан Мортазина, 9нчы ТОС рәисе урынбасары Мария Ермолаева килгән иде.
Шәһәр администрациясе исеменнәнюбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев