Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, сезнең баеп китү мөмкинлегегез бармы?

Байлык - бер айлык, дисәләр дә, акча турында кем генә хыялланмый икән?! Иртәгәге көнне яхшырак күзаллау өчен, түбәндәге сорауларга җавап бирергә тәкъдим итәбез. 1. Акча турындагы фикерләрнең кайсы дөреслеккә туры килә дип саныйсыз? а) кайчак акча бик кыйммәт тора -1 балл; б) акыллы кешеләр акчаны башта түгел, йөрәктә саклый -...

Байлык - бер айлык, дисәләр дә, акча турында кем генә хыялланмый икән?! Иртәгәге көнне яхшырак күзаллау өчен, түбәндәге сорауларга җавап бирергә тәкъдим итәбез.

1. Акча турындагы фикерләрнең кайсы дөреслеккә туры килә дип саныйсыз?

а) кайчак акча бик кыйммәт тора -1 балл;

б) акыллы кешеләр акчаны башта түгел, йөрәктә саклый - 2 балл;

в) очын-очка ялгап яшәүчеләр хыяллана белми - 3 балл.

2. Сездән бурычка акча алган иптәшегез әҗәте турында оныткан кебек кыяфәт чыгарып йөри. Сез...

а) акчаны кире кайтару өчен барын да эшлисез - 3 балл;

б) дәшмичә көтәсез, бәлки, акчасы юктыр -1 балл;

в) җае туры килгән саен, бу хакта төрттереп торасыз - 2 балл.

3. Танышыгыз, яңа проектны тормышка ашыру өчен, сездән акча сорый. Нишлисез?

а) булган бөтен маягызны илтеп тапшырасыз - 3 балл;

б) сүз нәрсә турында бара икәнен тәгаен белешәсез - 1 балл;

в) күпме акча югалтырга кызганыч түгел, шулкадәр генә бирәсез - 2 балл.

4. Ничек баерга?

а) һөнәри осталыкны арттырырга - 2 балл;

б) һәр тиенне санап яшәргә -1 балл;

в) үз эшеңне ачарга - 3 балл.

4-5 балл. Байлык сезнең өчен түгел. Моңа әллә ни кәефегез дә китми бугай. Иң мөһиме - сәламәтлек, аны бернинди акчага да сатып алып булмый, дип яшисез.

6-7 балл. Үз дигәнегезгә ирешү өчен бераз тырышлык җитми.

8-9 балл. Бу кадәр сәләт чаткысы булып та, әле һаман бер капчык акчагыз юкмы? Алга, бар да үз кулыгызда!

10-12 балл. Байлык артыннан куып, еш кына намус турында да онытып җибәрәсез, ахры. Акча дип дуслардан колак кагуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев