Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар, сезне кызыктырып буламы? (тест)

1. Кич ашарга пешерәсе, кер юасы бар. Ә дустыгыз кинога чакыра. Барасызмы? A. Юк. Эш беткәч кенә уйнарга ярый -1 балл. Б. Әлбәттә - 3 балл. B. Бик барасым килсә дә, өйдә калырга туры килер шул -2 балл. 2. Ике көн элек кибеттә күргән сумка гел күз алдында тора. Тик...


1. Кич ашарга пешерәсе, кер юасы бар. Ә дустыгыз кинога чакыра. Барасызмы?

A. Юк. Эш беткәч кенә уйнарга ярый -1 балл.

Б. Әлбәттә - 3 балл.

B. Бик барасым килсә дә, өйдә калырга туры килер шул -2 балл.

2. Ике көн элек кибеттә күргән сумка гел күз алдында тора. Тик хезмәт хакы алганчы өч атна вакыт бар әле. Нишлисез?

A. Ашаудан баш тартып булса да, сумканы алам - 2 балл.

Б. Мөмкинлек юк икән, алмыйм -1_балл-

B. Дуслардан бурычка акча сорыйм -Збалл.

3. Сез диетада утырасыз. Ә хезмәттәшләрегез ресторанга чакыра. Барасызмы?

A. Баш тартам -1 балл.

Б. Барам. Бер көн баллы-май-лы ашауның зыяны юк-Збалл.

B. Барам, әмма яшелчә, җиләк-җимеш белән генә тукланам - 2 балл.

4. Чәчтарашханәдә яңа гына эшли башлаган оста сезгә бушлай чәч кисәргә тәкъдим итә. Ризалашасызмы?

A. Бәлки, ничек кисәргә икәнен алдан ук уйлап куярга кирәк -2 балл.

Б. Юк -1 балл.

B. Әйе, акча да янга калачак -1 балл.

5. Дустыгыз бик әйбәт күрәзәчегә барырга кызыктыра. Барасызмы?

A. Икәү булганда, барып кайтсаң ярый инде - 2 балл.

Б. Ризалашам, әлбәттә - 3 балл.

B. Юк-барга ышанмыйм - 1 балл.

6. Кибеттә - ташламалар чоры. Бәясенә кызыгып, кирәкмәгәнен дә сатып аласызмы?

A. Төрлечә булгалый - 2 балл.

Б. Юк, рекламага бирешмим -

1 балл.

B. Әйе, бүген булмаса, иртәгә кирәге чыгуы бар - Збалл.
нәтиҗә.

6-10 балл. Бөтен нәрсәгә дә артык җитди карыйсыз. Ул кадәр үк кирәкме икән? Җилбәзәклек -ул кадәр үк начар түгел.

11-15 балл. Җиде кат уйла, бер кат кис. Әлеге мәкаль сезгә бик тә туры килә. Нинди дә булса карар кабул иткәнче, барысын да җентекләп уйларга күнеккәнсез. Дөрес, өстән-өстән генә фикер йөрткән чаклар да була. Моңа артык борчылмыйсыз.

16 балл һәм аннан да күбрәк. Югалткан акча, вакыт, акланмаган өметләр - болар сезнең өчен гадәти күренеш. Акылга утырырга вакыт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев