Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларга яшь һәм чибәр булу өчен 7 КИҢӘШ

1.Һәр иртә ач карынга бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз, аның артыннан бер стакан җылы су эчеп куегыз. Ярты сәгатьтән ашарга да була. Җитен орлыгы организмны чистарта, тырнакларны һәм чәчне ныгыта. 2.Пешкән чөгендер ашагыз. Чөгендер канны чистарта, кан сәламәт булганда, бит тиресе белән тәнегез дә сәламәт күренер. 3.Йокларга бер сәгать...

1.Һәр иртә ач карынга бер аш кашыгы җитен орлыгы ашагыз, аның артыннан бер стакан җылы су эчеп куегыз. Ярты сәгатьтән ашарга да була. Җитен орлыгы организмны чистарта, тырнакларны һәм чәчне ныгыта.

2.Пешкән чөгендер ашагыз. Чөгендер канны чистарта, кан сәламәт булганда, бит тиресе белән тәнегез дә сәламәт күренер.

3.Йокларга бер сәгать кала, битегезгә глицерин (30 мл) белән Е витамины (10 капсула) катнашмасы сөртегез. Капсуланы энә белән тишегез дә шешәгә тутырыгыз. Катнашманы сөртер алдыннан бит тиресен чистартыгыз һәм алсуланганчы ышкыгыз. Болай иткәндә, күзәнәкләр туклыклы матдәләрне яхшырак сеңдерә. Әлеге процедурадан соң бит төсе матурлана, вак җыерчыклар югала.

4.Һәр көн, кимендә, 50 гр чикләвек ашагыз.

5.Атнага бер тапкыр баш тиресенә коры горчица белән үсемлек маеннан (тигәнәк мае булса, тагын да яхшы) ясалган катнашманы сылагыз. Дымлы чәчкә сылап, 30 минут тотыгыз.

6.Тән тиресе турында да онытмагыз. Бер стакан диңгез тозына (гади тоз да ярый) бер стакан каймак салыгыз. Катнашманы тәнгә мунчала белән ышкырга кирәк. Ул бетчәләрне дә бетерә.

7.Чәчне юганнан соң, аны ментол мае салынган су (бер литр суга - биш тамчы) белән чайкагыз. Ментол мае чәчнең артык майлы булуыннан да коткара.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев