Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар чаңгы сезоны ябылуда катнашты

Лениногорскиның чаңгы спорты мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Җәлил поселогында узган ярышлардан күтәренке күңел белән кайттылар.

Җәлилдә  чаңгы спорты мәктәпләре арасында “Старт” дип исемләнгән республика Ачык Беренчелеге үтте.  Безнең Аделина Вафина бу ярышларда  кызлар арасында өченче нәтиҗәне күрсәтеп, бронзага ия булды.

Кәрим Галиев, Булат Шакиров һәм Кәрим Сәхапов малайлар арасында иң осталар  “сигезлегендә”. Лениногорскиның  өметле яшь чаңгычылары  Кирилл Тайдаков, Богдан Умбиталиев, Артем Тайдаков, Наил Минһаҗев, Дамир Нуртдинов та  яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

“Старт” Ачык Беренчелегендә республиканың 2010 нчы елгы һәм аннан кечерәк иң көчле яшь чаңгычылары көч сынашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт чаңгы лениногорскилылар чаңгы ярышында