Лениногорскилылар имтихан тапшырды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар имтихан тапшырды

Лениногорскилылар политехник колледжда кар-сазлыкта йөри торган мототранспорт чараларын йөртер өчен А1 категориясе буенча имтихан тапшырды.

Имтихан бирүчеләрнең үзйөрешле машиналарны кагыйдә буенча дөрес эксплуатацияләүләре, юл йөрү кагыйдәләрен белүләре тикшерелде. 

Практик өлешне кар-сазлыкта йөри торган машинада үттеләр. 

Имтихан тапшырырга 10 курсант гариза биргән, берсе килмәгән. 9ы имтиханны уңышлы тапшырган. Тиздән алар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

 

Мәгълүмат: Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспектор Илнур Галимовтан.


Нет комментариев