Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Җиңү диктанты» язды (+фотолар)

Бүген лениногорскилылар бөтен ил буенча узучы “Җиңү диктанты” акциясенә кушылды.

Җиңү диктанты 2024 — Бөтенроссия акциясе. Шуңа күрә анда Россиянең теләгән һәр кешесе катнаша ала. Бу гына да түгел, чит ил гражданнарына да бу акциягә кушылу мөмкинлеге булды. Чарада катнашу өчен ничә яшьтә булу мөһим түгел, шуңа күрә диктант язучыларның яше төрледән-төрле иде. Дарья Сухановская һәм Александра Степанова шәһәрнең 10 нчы урта мәктәбендә укыйлар. Алар Җиңү диктантында беренче тапкыр катнашканнар. 
"Һәрбер кеше үз иленең тарихын, геройларын белергә тиеш. Мин бу диктанттан үзем өчен бик күп нәрсә алдым. Бүгенге диктантка алдан әзерләнеп, Бөек Ватан сугышы, илебез тарихы турында күбрәк укып килдем. Минем өчен бик авыр булмады",- ди Дарья. 

Александра да сыйныфташы белән килешә.

"Мин кайбер сорауларга дөрес җавап бирмәдем кебек тоела. Шуңа күрә өйгә кайткач ул сорауларга җаваплар эзләп табарга уйлап торам. Сорауларның авырлары да, җиңелләре дә булды. Дөрес җавапны табарга кирәк дип ышанам. Чөнки киләчәктә без дә үз балаларыбызга илебез тарихын сөйләргә тиеш кешеләр бит",- ди ул.

12 нче лицей укучысы Роман Соловьев та быел беренче кабат дииктантка килгән.

"Бу акция безгә илебез тарихын белү, буыннан-буынга саклау өчен кирәк. Миңа сорауларга җавап бирү авыр булмады, сораулар тарихта эз калдырган бәрелешләр, полководецлар, фронтовик язучы-шагыйрьләрнең иҗаты турында да бар иде. Барсына да дөрес җавап бирдем дип уйлыйм. Киләчәктә дә мондый чараларда катнашырга ниятлим",- ди Роман.

Безнең илдә бу чара алтынчы кабат уздырыла, ул 2019 нчы елда башланган иде. 13 нче мәктәптә узган диктантта алтмыштан артык кеше катнашты. Бу бик зур сан дип әйтеп булмый, билгеле. Әмма онлайн рәвештә катнашучылар да бар. Диктантның нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев