Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулады

Лениногорскиның сәләтле, талантлы балалары «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең зональ турында чыгыш ясап кайттылар. Зональ тур Азанкайда узды. Анда Лениногорск талантларыннан тыш, Азнакай, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы районнарыннан да катнаштылар.


Быел «Созвездие - Йолдызлык» XX юбилей фестивале ЮНЕСКО яклавында узачак. Ике дистә ел дәвамында фестивальдә 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге миллионнан артык бала катнашкан. Аларның саны елдан-ел арта бара. 20 ел вакыт эчендә фестиваль меңләгән яңа талант ачты, миллионнан артык катнашучы тәрбияләде һәм аларга эстрада сәнгатенең төрле өлкәләрендә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Быел фестиваль Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Зональ турда ике көн дәвамында "Конферанс", "Вокал-соло", “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә төрле яшьтәгеләр көч сынашты.

Нәтиҗәдә Лениногорск коллективлары призлы урыннар яулады: 8-11 яшьлекләр арасында “Вокал-соло” номинациясендә өченче урында – Ясминә Шәмсетдинова, махсус приз – Василина Антипова, зуррак төркемдә: 3 урын - Айдар Илалов.

«Хореография» номинациясендә махсус приз – “Империя” бию ансамбле, 2 урын – “Желание летать” бию ансамбле. Махсус приз - «Zабава» коллективы.
“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә 3 урын – “Сәрвиназ” ансамбле.

“Конферанс” номинациясендә 2 урын – Ралина Шәриповада. Шулай ук икенче урын – Марсель Җиһаншин һәм Ростислав Апаков. Махсус приз – Самир Минәзев. Зурлар төркемендә: 1 урын – Константин Кожевников,  икенче урын - Юрий Храмов һәм  Мурат Гайнанов.

Җиңүчеләр фестивальнең суперфиналында чыгыш ясаячак. Ул Казанда, 12-16 апрельдә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев