Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар тавыш бирүдә актив катнаша (фотолар)

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төп көне 1 июльгә билгеләнсә дә, лениногорскилылар ул датнаы көтеп тормыйча, 25 июньнән тавыш бирә башлады.

 


Лениногорск шәһәрендә - 23, районда 32 сайлау комиссиясе эшли.

1808нче номерлы сайлау участогы иртәнге сигездә эшен башлый. Ул 4нче мәктәптә урнашкан. Бирегә килүчеләр тыныч обстановкада тавыш бирә. Халык күпләп җыелып тормый. Барлык куркынычсызлык чаралары үтәлә. Комиссиядәгеләр ашыкмыйча, җаваплы карап эшен башкара.


Григорьевлар гаиләсе 1 июльне көтеп тормаган, алдан тавыш бирергә уйлаганнар. Рузилә ире Денис белән килгән.

-    Барысы да яхшы оештырылган. Үз вакытыбыз белән килдек тә сайлап китәбез менә. Халык күп түгел, ыгы-зыгы юк. Участокта тиешле куркынычсызлык нормалары саклана, - ди Рузилә Григорьева.

 

Гөлназ Хәйретдинова
Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев