Лениногорскилылар төзекләндерү кагыйдәләре турында белә
Күптән түгел Вконтакте челтәрендә "Йорт янындагы территориядә төзелеш материаллары, утын өяргә ярамаганлыгы турында беләсезме?" дигән сораштыру уздырдык.
Сораштыруда катнашучыларның 64,7 проценты бу хакта белә. Әйе, бер яктан караганда, үз йортың булгач, йорт яны территориясендә утын яисә төзелеш материаллары өеп куйсаң да ярый кебек. Ләкин шәхси йорт биләмәсе төшенчәсе йортны яки участокны әйләндереп алган койма белән чикләнә. Калганнары, ягъни коймадан соң газонмы ул, ураммы, яки шәхси сектордагы юлмы – барысы да муниципаль территориягә керә. Монысы инде “минем өем” бит ул дигән төшенчәгә керми.
Юк дип җавап бирүчеләр - 29,4 процент.
Мондый проблема очрашмадым дигән җавап бирүчеләр - 5, 8 процент
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев