Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны суд 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән

Лениногорск шәһәр прокуратурасы 24 яшьлек лениногорскилыга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд яшь кешене РФ Җинаять Кодексының 314.1 маддәсендә каралган җинаятьләрне кылуда гаепле дип таныды.

Наркотик маддәләрне зур күләмдә законсыз рәвештә сатып алып үзендә саклаганы һәм сатканы өчен, РФ Җинаять Кодексы 228 нче маддәсенең 1 нче һәм 2 нче пунктлары буенча җәза срогы үтәүче лениногорскилыга, административ күзәтчелек куелган булган. Әмма яшь кеше, үзе өчен бик җитди булган бу чикләүләргә уен итеп кенә карый башлаган. Күп тапкырлар җитди сәбәпләрсез теркәлергә бармаган, төнге вакытта яшәү урынын калдырып чыгып киткән, хәтта җәмәгатьчелек тәртибен бозып йөргән.

Хөкем каршына янә баскач, ул гаебен таныган. Суд яшь кешегә карата 6 ай сынау вакыты белән, тагын 6 айга иреген чикләү карары чыгарган. 

Карар законлы көченә кергән.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев