Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның яшь гражданнарына паспорт тапшырдылар (фотолар)

Шәһәрнең ЗАГС бүлегендә яшь гражданнарга паспорт тапшыру тантанасы узды.

Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак.
Әлеге чарада Лениногорск районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Лилия Юнысова катнашты.

"Бу сезнең тормышыгызда яңа этап, бүгенге көннән сез үзегез карар кылып, үз эшләрегез өчен үзегез җавап тотачаксыз. Бу сезнең иң төп документ, саклап тотыгыз", - диде ул үз чыгышында.

ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена  Миннигаләмова яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде. Чын күңелдән шушы зур вакыйга белән котлыйбыз, уңышлар сезгә, - диде ул.

Лениногорск ЗАГС бүлеге

фото: Лениногорск ЗАГС 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев