Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 2нче мәктәп укучылары стрессны җиңәргә өйрәнде

“Логос” балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм үзәге психологлары 22 февраль көнне 2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары арасында имтиханнарга әзерлек, үз-үзеңә ышанычны арттыру, имтихан тапшырганда үз көчләрен дөрес бүлү, стрессны киметү буенча дәрес үткәрделәр.

Өлкән сыйныф укучылары белән төрле күнегүләр үткәреп, психологлар укуга уңай караш формалаштыруга ярдәм итте, имтиханнарга әзерлек барышында ихтыяр көчен туплау һәм эш итү алымнарына өйрәтте. Психологлар шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын релаксация һәм эмоциональ һәм физик киеренкелекне киметү, үз-үзеңә ышанычны үстерү ысуллары белән таныштырдылар. Уңай атмосфера, күп кенә балаларга үзләренең талантларын һәм төрле биремнәрне үтәүдә сәләтләрен күрсәтергә ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев