Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның данлыклы "Чайка" командасы: 40 ел элек һәм хәзер

Безнең Лениногорск шәһәре спорт өлкәсендә һәрвакыт югары уңышларга ирешеп килә. Бу элек-электән шулай булган. Үткәннәргә кайтып карасак, Лениногорск шәһәренең 25 еллыгына шәһәрнең “Чайка” хоккей командасы Бөтенсоюз күләмендә хоккей буенча чемпион булып таныла. 1980 ел – шәһәр елъязмасына яшүсмерләр командасының “Алтын алка” турнирында җиңүе буларак кереп калды.


“Золотая шайба” (“Алтын алка”) турнирының тарихы 1964 елда башлана. “Пионерская правда” газетында «На старт, друзья! Золотая шайба зовет!» дигән исем белән мәкалә чыга. Шул ук елны беренче ярышлар да уза. Турнирның оештыручысы һәм “Алтын алка” клубының рәисе – данлыклы тренер Анатолий Тарасов була.

Турнирлар этаплап үткәрелгән: шәһәр беренчелеге, өлкә, край, РСФСР зонасы, СССР республикалары. Соңгысында җиңүчеләр бөтенсоюз турнирына юллама алган.

 Менә безнең “Чайка” яшүсмерләр командасы да шундый турнирга чакыру ала. Уеннар Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә уза. Финалда безнекеләр Чиләбенең Миасс командасы белән уйнап, 5:3 исәбе белән уенны тәмамлап, җиңүгә ирешәләр һәм чемпион булалар. Әлеге уен турында мәгълүматны команданың уенчылары җиткерде, хатирәләре белән бүлештеләр. Күптән түгел уенчылар бергә очрашты. 40 ел узса да, финал уеның ничек узуы, ул вакытта шатлык хисләре кичерүләре әле дә исләрендә, әйтерсең, алар яңарак кына уеннан кайткан. Ул чакта яшүсмерләр генә булган уенчылар хәзер инде ир уртасы яшендәгеләр.  

Команданың капитаны Анатолий Микулов әйтүенчә, алар 4 класста укыганда шәһәрнең 5нче мәктәп базасында спорткласс оеша. Менә шунда алар йөреп, физик чыныгу алып, чын спортчылар, чын хоккейчылар булып җитлегәләр.
-    Хоккей кортын без үзебез чистарта, су белән катыра идек. Аннан шәһәрнең үзәк мәйдандагы кортка күчтек. Безнең тренер искиткеч кеше иде, ул – Анатолий Долганов. Без аны кумир итеп күрдек. Аның киңәшләре, үгет-нәсихәтләре еллар узгач та тормышта кирәге чыкты, - дип сөйли команданың ул чактагы капитаны.

Уенчылар сүзләренә караганда, команда бик бердәм, дус-тату булган. Шулай булмаса, Советлар Союзы күләмендәге турнирдан чемпион исеме алып кайтырлар идеме икән! Шунысы да игътибарга лаек: уенчыларның күбесе киләчәк тормышларын спорт белән бәйләгәннәр. Мәсәлән, Андрей Кирдяшов менә 22 ел баш тренер булып эшли икән. Моннан 40 ел элек командада һөҗүмче булып уйный. Аның фикеренчә, уенчыларның җиңүендә тренерның өлеше зур.

-    Безгә тренер белән “повезло”, - ди. – Анатолий  Иванович Долганов  бар җанын биреп балалар белән эшли иде, андый тренерлар бик сирәк була. Ә бит ул танылган, оста футболчы. Без тренерыбызны тыңлый һәм аңлый белдек. Яшәүсмер чактан ныклы физик әзерлек белән үстек. Ул чакта кәшәкәләр дә авыр иде, хәзер генә җиңел ул. Мәктәпкә киткәнче, иртәнге сигезгә кадәр без алтыдан торып, физик күнегүләр эшләп, тренировка үткәреп, бераз гына булса да бозда уйнап алырга өлгерә идек. Еллар үтү белән моның сәламәтлек өчен файдалы һәм характер формалашыр өчен кирәкле булуын белдек.

Андрей Кирдяшов әйтүенчә, “Чайка” командасы зональ, республика ярышларында җиңү яулап килгән. Бөтенсоюз күләмендәге турнирга эләгү җиңел булмаган. Чыннан да, 14 яшьлек яшүсмерләргә “Алтын алка” клубы призына үткәрелгән бөтенсоюз ярышларында уйнау – зур бәхет булган, хәтта могҗиза дип әйтергә була.

 

Розалия Мостафина

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев