Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә "Шүрәле"не уйнадылар (ФОТОлар)
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан, халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Исток -Башлангыч” үзәгендә дә эчтәлекле чара булып узды.
Үзәкнең социаль педагоглары карамагында булган балалар һәм аларның әниләре белән бу көнне “Шүрәле”әкиятен сәхнәләштерде. Кем генә Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен белми дә, яратмый икән? “”Чын татар ул беркайчан да югалып калмый”, - диде әкияттә катнашкан Альберт Хәсәншин.
Егет-кызлар яраткан әкиятләрен исләренә төшереп кенә калмады, үзләре дә катнашты, халкыбызның әйтем-мәкальләрен дә күңелләрендә яңартты. Шулай ук хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. Чара ахырында укучыларга актив булганнары өчен грамоталар тапшырылды.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев