Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Ветераннар оешмасы активистларын бүләкләделәр (ФОТОЛАР)

Кичә Лениногорск Мәдәният сараенда “Лениногорск шәһәре һәм муниципаль районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы” җирле иҗтимагый оешмасының 12 нче хисап-сайлау конференциясе узды.

Хисап-сайлау конференциясе оешманың 40 еллык юбилее белән туры килде, шуңа күрә кунаклар бик күп иде. Якташларыбыз: профессор, ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәният институты ректоры Энгель Таһиров, Социалистик Хезмәт Герое, Яр Чаллы бүлегенең «Татарстан Геройлары» ҖЧҖ рәисе Радик Җәләев, шулай ук Әлмәт муниципаль районының Ветераннар советы рәисе Самойлов Василий Иванович, Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы «Ветераннар Советы» җирле иҗтимагый оешмалары рәисләре, предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие, оешма, оешма, авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләре катнашты.

Конференция ахырында ветераннар оешмасы активистларына “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Советының, Татарстан Республикасы Ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советының, Татарстан Республикасы Ветераннар берлегенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тескт авторы:Алсу Миңнебаева

Фото:Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев