Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлфия Әскарова: 74 елдан соң бабамның әсирлектә вафат булуын белдек

Җиңү бәйрәме сездә нинди хисләр уята? Сугышта катнашкан әби-бабаларыгыз хакында ниләр беләсез? Шундыйрак сораулар белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

Әлфия Әскарова, укытучы 
- Бу бәйрәм башка бәйрәмнәрдән нык аерыла. Миниңү бәйрәме миндә горурлану һәм соклану хисләре уята. Аны тыныч күңел белән генә уздырып булмый. Бу бәйрәм бер яктан елата, икенче яктан берләштерә дә.  

Сугышта минем бабам да катнашкан. Әбигә килгән бабайның соңгы хатындагы юллары һич онытылмый. «Каты сугышка керәбез, саубулыгыз» диеп язган булган. Чынлап та, бу аның соңгы хаты булды. Әби  шул хатны көн дә укый иде ... Бабай хәбәрсез югалды. Менә 74 ел үткәч, бабам- Мөбәракша Хәсәншинның 1941 елда Германиянең Витцендорф шәһәрендә әсирлектә вафат булуын белдек.

Бабайны табуга без бик  шатландык, без бит аны 1990 елларда эзләп-эзләп тә таба алмаган идек. Бабай сугышка 1941 елда киткән, шул ук елны үлгән дә. Бик кызганыч .... Бөтен документларда бабай сугышка Фәйрушин булып киткән, ә без аны Хәсәншин фамилиясе белән таптык.      

Җиңү бәйрәмен көтеп алам. Бәйрәм көнне гаиләм белән парадка чыгабыз, бабайның портреты белән «Үлемсез полк»та катнашабыз, концерт карыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев