Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөфти турында ялган таратып, Интернетта акча җыярга теләүчеләр барлыкка килгән

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты. Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән: "Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек....

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Instagram аккаунтында үзе һәм әти-әнисе турында чыккан гайбәтләрне кире какты.

Диния нәзарәте рәисе үзенең урынбасары Рөстәм Хәйруллин алган хәбәргә сылтама китергән:
"Әссәләмәгаләйкүм, Рөстәм хәзрәт. Безнең мөфтинең әти-әнисенең йорты янган һәм пенсионерлар үз пенсияләреннән 1000әр сум акча җыя икән дип ишеттек. Ә без, яшьләр, бу хакта берни дә белмибез. Бу хәбәрне раслагыз яки инкарь итегез әле, зинһар өчен. Дөрес икән, акчаны кая күчерергә икәнен, ничек ярдәм итеп булганын әйтегез".
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу мәгълүматны кире кага һәм мөселманнарны ялгыш адымнарга бармаска чакыра:
"Кайвакыт Интернетта үзең һәм гаиләң турында әллә никадәр кызыклы "яңалыклар" белергә була...Кемдер дөнья челтәрендә, имеш, минем әти-әниләрнең өйләре янган һәм, имеш, республиканың мескен пенсионерлары Татарстан Мөфтие гаиләсенә ярдәм итәр өчен 1000 шәр сум акча җыялар (яки җыярга тиешләр) дигән гайбәт тарата. Мондый хәбәр яки махсус таратылган ялган яки минем ир һәм кыз туганнарымның ялгышуы. Нинди генә очрак булса да: "Рәхмәт!" - диясем килә. Нинди генә максаттан эшләнүгә карамастан, Аллаһ аларга яхшы сыйфатлар бирсен. Мөгаен, һәрчак күз угында булган кешеләр тирәсендә аларның үзләреннән дә күбрәк белгән кешеләр йөрүенә ияләнергә кирәктер инде. Мөгаен, тормыш шулай яратылгандыр", - дип мөрәҗәгать иткән ул.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялган тарату мөфти