Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мичурин мәдәният йортында “девичник” оештырганнар (ФОТО)

Мичурин авыл мәдәният йортында җырлы-биюле кичә узды, дип хәбәр итә Сания Вахитова. Ул  «Бер очрашу - үзе бер гомер» дип аталган.


 Бу көнне  клуб һәм китапханә хезмәткәрләре авылдагы хатын-кызларны җыйганнар, “девичник” оештырганнар.  Хатын-кызлар үзләренең серләре белән уртаклашканнар, “Яңа күлмәк”, “Көйне таны”, “Сыерны сау”, “Непроливайка”, “Призны ал” уен-конкурсларында катнашканнар.

Шулай ук “Минем сумкада ниләр бар” дигән конкурс та бик кызыклы үтте, ди Сания Вахитова. Баксаң, хатын-кызларның кайберләре  сумкаларыннан югалган әйберләрен дә тапканнар, берәүнең сумкасы 52 предмет сыйдырган.

Сания Вахитова “Сезгә посылка” викторинасында кызыклы сораулар биреп викторина уздыра. Дөрес җавап биргән кешегә, әлбәттә, сувенир тапшырган.

Авыл үзешчәннәре: Р. Зәйнаков, Р. Мифтахова, Л. Мифтахова җыр башкарганнар. 

Соңыннан чәй табыны янында сөйләшеп, төрле үләннәрдән ясалган тәмле чәй эчкәннәр. Мелисса, юкә, чабрец үләннәрен хатын-кызлар үзләре җыйган булган.

Барысының да күңеле булып, янәдән очрашырга дип таралышканнар.
 

Фотолар: авыл мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев